Ана капиталын балалар бакчасына айлык түләү өчен кулланырга мөмкин. Ел башыннан чикләүләр бетерелеп, балага өч яшь тулганчы ук әлеге максатта Ана капиталын кулланырга мөмкин. Моның өчен район пенсия фондына балалар бакчасы белән төзелгән килешүне һәм айлык түләү суммасы исәбен китерү кирәк.