Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы оештырган кайнар элемтә телефоны – 8 (843) 231-14-10.
Республикада кайнар элемтә эшли башлады. Гозере булганнар җылылык җибәрү проблемалары турында сөйләп, гариза калдыра ала. Бу турыда Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.