Дәүләт Думасы депутаты, «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасының икътисад сәясәте, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина 19-21 сентябрьдә Санкт-Петербургта узачак икенче Евразия хатын-кызлар форумында катнашачак.
Евразия хатын-кызлар форумы хәзерге җәмгыятьтә хатын-кызларның роле турында фикер алышу өчен иң эре халыкара мәйданчык булып тора. Форум гуманизм, хокук һәм гомумкешелек кыйммәтләре нигезендә дөньяда үзара аңлашуны ныгыту һәм актуаль проблемаларны хәл итү максатларында лидер хатын-кызлар арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән.