Актаныш районында гриппка каршы прививка ясату кампаниясе старт алды

2018 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Кешедә вируска иммунитет барлыкка килсен өчен прививкадан соң уртача 2-4 атна вакыт үтүе кирәк. Шуңа күрә прививканы ясатырга уңай вакыт - сентябрь-октябрь. Актанышта  быел вакциналаштыру кампаниясе узган елга караганда иртәрәк башланды.

Милли профилактик прививкалар календаре буенча, гриппка каршы прививкалар хәвефлелек төркеменә керүчеләргә ясалырга тиеш. Әлеге төркемгә мәктәпкәчә учреждениеләргә йөрүче балалар, мәктәп укучылары, шулай ук мәгариф, сәламәтлек саклау, җәмәгать туклануы, сәүдә, базар, җәмәгать транспорты, халыкка хезмәт күрсәтү сфералары хезмәткәрләре, хроник авырулы яки 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр керә.

“Профилактик прививкаларның Милли календаре» нигезендә,  һәр теләгән кешегә гриппка каршы вакцинация бушлай үткәрелә. Вакцинация 6 айлык балаларга да, өлкән яшьтәгеләргә  дә  эшләнә. 18 яшькә кадәрге балалар өчен консервантларсыз совигрипп вакцинасы, өлкәннәр өчен совигрипп вакцинасы консервантлар белән ясала.

Актаныш районында 13100 кешегә вакцина ясау планлаштырыла, шуның 4210 е балалар.

Бүгенге көндә 2850 кешегә вакцинация ясалды, шуның 950 се  балаларга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International