Актаныш район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов 18 сентябрь көнне дәүләт органнары, муниципаль районнар һәм эре агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Казахстан Республикасының Актүбә өлкәсенә эш сәфәре белән барды.
Өлкә башлыгы Бердыбек Сапарбаев һәм Казахстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының җаваплы секретаре Асылжан Мамытбеков белән бергә Татарстан делегациясе “Актеп” ТАҖ (ТОО) базасында төзелгән Актүбә ит кластерының эш тәҗрибәсен өйрәнде.
Бүген предприятие нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә, 11 мең баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән симертү мәйданчыгы һәм елга 7200 тоннадан артык продукция җитештерерлек ит эшкәртү комплексы бар.
Кластер бөтен өлкә буенча 350 крестьян-фермер хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итә. Мондый партнерлык гади фермерлар өчен бик отышлы, чөнки алар, зур чыгымнар тотмыйча гына, эшләрен уңышлы алып баралар, аларның савым сыерларын арттыру, терлекләрнең токымын яхшырту, үзләре җитештергән итне, үзләреннән арткан терлек азыгын иркенләп сату мөмкинлекләре бар.