18 сентябрь көнне “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви багланышлар буенча республика агентлыгында республикакүләм журналистлар бәйгесе җиңүчеләрен котладылар - этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне һәм антиэкстремизм тематикасын яктырту буенча бәйгеләргә нәтиҗә ясалды.
Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында антиэкстремизм тематикасын иң яхшы яктырту бәйгесендә катнашып,
“Антиэкстремизм тематикасы буенча иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясендә “Актаныш-информ” радиотапшырулар бүлеге җитәкчесе Әлфия Мөхәммәтова мактаулы икенче урын яулады.