Республикада иң күп тулай җыем Актанышта - 151 мең тонна!

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Татарстанда бер гектар мәйданнан чыккан уңыш күләме буенча лидер һәм аутсайдер районнар билгеле булды. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

“Республика басуларыннан уртача 26 центнер уңыш чыкса, 10 район 30 центнердан күбрәк уңыш җыеп алды. Иң алдынгы урында Зәй районы (37,1 ц/га), икенчедә - Әтнә (33,2 ц/га), өченчедә – Актаныш( 32,5ц/га)  һәм бүгенге көнгә иң күп тулаем җыем Актанышта - 151 мең тонна. Бу – район тарихында беренче тапкыр шундый зур уңыш. Сарман, Аксубай районнарында да уңыш күләме югары”, - диде урынбасар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International