Яр Чаллы шәһәрендә узган атнада барлыгы 7,8 млн. сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе сатуга куелды, 131 сәүдә урыны оештырылды.
Ярминкә мәйданнарында Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай, Чирмешән районнары авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләрнең продукциясе тәкъдим ителде. Ярминкә мәйданчыкларында Кама аръягы зонасында урнашкан товар җитештерүчеләр актив катнашты.
Актаныштан “Нигез”, ”Таң” хуҗалыклары, “Актаныш”, “Әнәк” агрофирмалары, Теләкәй, Пучы, Такталачык авыл җирлекләре, “Ибраһимов”, “Хафизов”, “Дәүләтов”, “Арысланов” фермер хуҗалыклары, “Касымов” сөт заводы, “Актаныш” кулланучылар җәмгыятьләре алып барган яшелчә, ит-сөт, икмәк продукцияләрен шәһәр халкы яратып сатып алды.
Киләсе ярминкәләр 22 сентябрьдә узачак.