Якташыбыз Ленар Шәех - Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты

2018 елның 18 сентябре, сишәмбе

Якташыбыз Ленар Шәех махсус казанышлары өчен Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты дигән мәртәбәле бүләк иясе булды.

Әлеге халыкара бүләкне биш ел элек Евразия иҗат берлеге оештырды. Аны ел саен төрле илләрдә яшәп иҗат итүче күренекле каләм әһелләренә, танылган галимнәргә, артистларга, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә зур уңышларга ирешкән шәхесләргә бирәләр.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә күренекле рус актрисасы Мария Ермолованың музей-йортында узган. Ленар Шәехкә лауреат дипломы, алтын медаль һәм истәлек билгесе тапшырганнар. Чарада Евразия иҗат берлеге президенты Карина Сарсенова чыгыш ясаган.

Дипломда, Карина Сарсеновадан кала, Казахстан Республикасы Язучылар идарәсе рәисе Нурлан Оразалинның, дөньякүләм танылган казах виртуоз-скрипкачысы, Бирмингем консерваториясе профессоры Марат Бисенгалиевнең һәм Каспий университеты ректоры Жолдасбәк Нусеновның имзалары бар.

Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты, филология фәннәре кандидаты, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех узган ел Швециянең Стокһольм шәһәрендә узган VI Халыкара «Open Eurasian Literature Festival & Book Forum» әдәби фестивалендә Гран-прига лаек булган иде. Шулай ук аның Лондонның «Hertfordshire Press» нәшриятында «One of you» дигән инглизчә китабы да дөнья күрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International