Көнбатыш-Казахстан өлкәсе җитәкчелеге белән очрашуның рәсми өлешеннән соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов белән бергә Казахстан Республикасында татар этномәдәни берлекләре делегациясе белән очрашты, Кызыл Мәчеттә һәм Г.Тукай музеенда булды, Тукай һәм казах халык шагыйре Абай һәйкәлләренә чәчәк салды, "Сабантуй" татар халык бәйрәмендә катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов бәйрәмдә катнашучыларны котладылар, дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Сабантуй мәйданчыкларын карадылар, көрәш батырларына бүләкләр тапшырдылар. Актаныш районы оештырган татар мәйданчыгын да карадылар. Монда районның иҗади коллективлары концерт программасы күрсәттеләр һәм татар халык ашлары белән сыйладылар.