Бүген – 9 сентябрьдә Актаныш районында җирле үзидарә органнарына депутатларны өстәмә рәвештә сайлау иртәнге 7 сәгатьтә башланды.
Актаныш, Аеш, Кәзкәй, Киров, Күҗәкә, Яңа Әлем, Тат.Ямалы, Уразай һәм Чуракай җирлекләрендә буш мандатларга депутатлар сайлана.
Депутатлыкка 26 кандидат теркәлгән, сайлаучылар 1380.
Сайлаулар кичке 8 сәгатькә кадәр барачак.