Ата-аналары билгесез булган балалар социаль пенсия хокукына ия

2018 елның 11 сентябре, сишәмбе

Ата-аналары билгесез булган балалар өчен 2018 елдан Рәсәйдә социаль пенсиянең яңа төре кертелде. Татарстан Республикасында әлеге төр пенсияне алучы 40 граждан бар. Пенсиянең күләме 1 апрельдән 10360, 52 сум тәшкил итә. Ул бала 18 яшькә җиткәнче, югары уку йортларында көндезге уку бүлегендә укыган очракта  23 яшькә кадәр  түләнә. Түләүләр опекун яки оешма-попечитель тарафыннан ачылган аерым хисапка күчерелә.

Социаль  пенсиянең яңа төрен алырга бала тудыру йортында калган, шулай ук табылган   балалар  хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International