Агач утырту – балаларны һәм яшьләрне табигатьне сакларга өйрәтә

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Бүген – 5 сентябрь  көнне Актанышның кадет-интернат мәктәбе укучылары да, һәр елдагыча, Актаныш урманчылыгында булып, көзге урман эшләрендә катнаштылар.

Сигезенче сыйныф укучылары Алчинов Ролан, Әсләмов Эльмир, Газизов Фирзәр, Гыйльмуллин Айбар, Мөхәммәтдинов Данил, Николаев Станислав, Рәхмәтуллин Гомәр, Газетдинов Гадел, Чернов Александр, Желтоносов Ярослав укытучылары Ленар Раил улы Ахмаров җитәкчелегендә Югады Богады авылы янындагы питомникта булып, урман үсентеләрен көз һәм кыш өчен әзерләүдә катнаштылар.

Яз-көз Актанышның кадет-интернат мәктәбе укучылары Актаныш урманчылыгына ярдәмләшәләр. Урманчылык укучыларны һәм укытучыларны берләштерә, табигатьне яратырга һәм сакларга өйрәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International