Рәсәй Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге җитәкчесе Сергей Шашуров Актанышта пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.
Сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләрне пенсияне билгеләү, киредән исәпләтү , 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче баласы туучыларга яисә уллыкка-кызлыкка бала алучыларга ана капиталыннан айлык түләү тәртибе кызыксындырды. Һәр сорауга да канун нигезендә төгәл һәм тулы җаваплар бирелде, белешмәлекләр тапшырылды.