Район җитәкчесе Энгель Фәттахов мәктәп балаларының агулануы турында аңлатма бирде

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Район җитәкчесе Энгель Фәттахов мәктәп укучыларының, агуланып, хастаханәгә китерелүе турында  аңлатма бирде. 

"Бу факт буенча районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы узды. Хәзер балалар кирәкле медицина ярдәмен ала. Башлангыч диагноз - гастроэнтеритның кискен формасы. Прокуратура районга килгән Роспотребнадзор белгечләре белән бергә тикшерү алып бара. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балалар сәламәтлегенә куркыныч тудырган кешеләргә карата катгый чаралар күреләчәк. Моннан тыш, барлык белем бирү учреждениеләре дә тикшереләчәк. Көн азагына күпчелек балалар хастаханәдән чыгар дип көтәбез. Кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү шәхсән минем күзәтчелектә", - дип ачыклык кертте килеп туган хәлгә район җитәкчесе  Энгель Фәттахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International