4 сентябрь көнне Актанышта балигъ булмаган балалы, әти-әниләре алимент түләүдән баш тарткан гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен бердәм кабул итү көне узды

2018 елның 5 сентябре, чәршәмбе

Актаныш районында алимент түләттерү буенча комиссия үз эшен район хакимияте бинасында 10 сәгатьтә башлап җибәрде, аны район башкарма комитеты җитәкчесе Лиана Рамил кызы Сираева алып барды. Комиссиягә  өч  кеше чакырылган иде. Алимент суммасы 1 миллион сумнан артык булган күп балалы ханым сөйләшү барышында үзенең хаталарын төзәтүе хакында белдерде.  Вакытында тәртипсез тормыш рәвеше алып барган, аналык хокукыннан мәхрүм ителгән ана өч  балага алимент түли. Бүгенге көндә әлеге ханым эчүчелектән дәваланып, эшкә урнашкан. Алиментны вакытында түләү кирәклеген суд приставы җитәкчесе Наил Нургаян улы Нурлыев та, ассызыклап, юридик нигезләнгән җавапларын бирде.

Прокуратура, суд приставлары,  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре катнашындагы кабул итү һәр айның беренче сишәмбесендә үтәчәк. Икенче кабул итү көне 2 октябрь көнне булачак. Элемтә өчен телефоннар: 3-11-46, 3-14-11, 3-02-80.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International