Урманда ташлап калдырылган чүп-чар һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, мәктәпләрдән килеп, экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю эшләре урманчылыкта авыл халкы һәм мәктәпләр ярдәме белән башкарыла. Бүген – 5 сентябрь көнне, мәсәлән, Югары Богады авылы янындагы питомникта Актаныш кадет-интернат мәктәбе укучылары эшләде.
Киселгән участокларда яз чыршы, нарат, карагай утыртылган иде. Яңа Әлем, Актаныш кадет-интернат, Иске Кормаш, Богады мәктәбе укучылары үз урман участокларында агач утыртуда катнаштылар. 36 гектар мәйданда 100 000 үсенте утыртылды. Җәй көне яшь үсентеләр, ике еллык агач үсентеләре сулар сибелеп, кояш нурларының туры төшүеннән һәм җил-давылдан ышыкланып, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртелеп тәрбияләнде.
-Урманнарның сакланышы өчен ел да агач үсентеләре утыртабыз. Көзен дә урманнарда, авылларда һәм район үзәгендә юл буйларында, паркларда агач утырту эшләре башкарылачак. Үзебезнең эшчеләргә, урманга битараф булмаган кешеләргә рәхмәт. Аерым кешеләр, шәхси хуҗалыклар, пенсионерлар, мәктәп укучылары белән бик матур итеп эшне оештырабыз, - дип таныштырды эш барышы белән Минзәлә урманчылыгының Актаныш участок урманчылыгы урманчысы Әгъзәп Әхмәтгалиев.
Югары Богады авылы янындагы 1,25 гектар мәйдандагы питомникта балалар һәм авыл халкы үсемлекләрне тәрбияләүдә урманчы Альберт Гардихановның киңәшләрен тыңлап эшлиләр. Гаиләләре белән урман эшчәнлегенә ярдәм итүчеләр дә бар. 60 килограмм каен бөресе җыюда Яңа Богадыдан Ирина Рәхматуллинаның уллары Камил, Кирам белән, Иске Богадыдан Ирина Муллыева, Әнисә Мөхәммәтованың ярдәме зур булган, ел да ярдәмләшә алар урманчылыкка.
234 гектар мәйданда урман культураларын тәрбияләүдә Фердинанд Галиевнең, 62 гектарда яшь үсентеләрне карап торуда Рамис Хисамов, Идеал Галиев, Расих Гарипов, Дилфас Мәхмүтҗанов, Расих Бәдретдинов, Рәшит Шәемов лаеклы хезмәт куя.
127 гектарда агачларны кисү өчен билгеләнгән кишәрлекләрдә мастерлар Дилфас Мәхмүтҗанов, Расих Гарипов, Идеал Галиев, Рамис Хисамов агачларның киселгән ботакларын чистартып, кишәрлекләрне яңа үсентеләр утырту өчен әзерлиләр.
Питомникта ике еллык үсентеләрдән - 27000 чыршы, 54000 карагай, 180000 нарат, 15000 каен, быел гына орлыктан тишелеп үскән 150000 чыршы, 42000 карагай, 120000 нарат, 21000 каен үсентесе үстерелә.