Урманчыларның "Урман хезмәткәрләре көне" профессиональ бәйрәмен (16 сентябрьдә) билгеләгән көннәрдә Татарстанда "Урман атнасы-2018" республика табигать саклау акциясе старт ала, ул 8-14 сентябрьдә узачак. Алда торган атна эчендә урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне гамәлгә ашырачак. Барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла. "Урман атнасы-2018" кысаларында урман территорияләрен санитар-экологик чистарту эше уздырылачак.
"Бердәм урман утырту көне" акциясен уздыру 2018 елның 6 октябрендә планлаштырыла. 6 октябрь көне барча республика буенча массакүләм агач утырту эше уздырылачак. Көзге акциядә Татарстан буенча 300 гектардан артык мәйданда 1,3 млн артык агач утырту планлаштырыла.