ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

1 августка булган мәгълүматлар буенча, күрсәткеч 0,51 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта республиканың 30 районында эшсезләр саны кимрәк булган. Бу күрсәткечләр буенча Актаныш, Лаеш һәм Кайбыч районнары лидерлар булган. Аларда эшсезлек күрсәткечләре 0,19 -0,23 процент тәшкил иткән.


3
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

“Лачын” боз спорт сараенда район һәм республика күләмендәге ярышлар даими үткәрелә. Актаныш бозына төбәкләрдән дә бик теләп үзләрен сынарга, матур уен күрсәтергә киләләр. Шундый ярышларның берсеннән соң, Пермь өлкәсе Барда районы хакимияте башлыгы Актанышка, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховка рәхмәтен белдерде.

Актаныш муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Фаттахов Энгель Нәвап улы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Нурлыева Ләйсән Фоат кызы; “Ватаным Татарстан” газетасының дин һәм сәясәт бүлеге редакторы, запастагы өлкән лейтенант Рәшит Минһаҗ;  хакимияттән  вәкил мобилизация җитәкчесе Нәсим Заһертдинов, район хәрби комиссариат җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов, Кәзкәй авыл җирлеге җитәкчесе Мәхтүмҗан Хөрмәев кадетлыларны яңа уку елы башлану белән котладылар. Әле буяу исләре дә таралырга өлгермәгән  мәктәпнең һәм интернатның ремонтланган, җиһазландырылган бүлмәләре белән дә таныштылар  хөрмәтле кунаклар.


2
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Качкын авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Нуретдинова Гөлҗәннәт Сәхибгәрәй кызына 90 яшь тулды.


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Актанышның 2 нче мәктәбендә һәм Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында узучы тантанада район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Рәшит улы Гәрәев катнашты. Якташларыбыз, бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Хәбибрахман улы Салихов, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Лемон Леронович Леронов(Ләбиб Лерон) да укучыларны котладылар, мәктәп еллары белән бәйле истәлекләрен яңарттылар.

Хөрмәтле укучылар һәм студентлар, әти-әниләр, педагоглар һәм мәгариф ветераннары! Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. 

Хөрмәтле татарстанлылар!

Укучыларны һәм студентларны, ата-аналарны, укытучылар һәм тәрбиячеләрне, Татарстан мәгариф системасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Белем көне уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм.


31
август, 2018 ел
җомга

1 сентябрьдән су, сазлык кошларына, тәлләтәвеч, соры кыр тавыгы һәм күгәрченнәргә төп ау сезоны ачыла. Сезон 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. 

Татарстан Республикасы көнен районыбызның Нур Баян исемендәге, “Чишмә” агрофирмасы, “Чишмә”, “Тамыр” хуҗалыклары сөенечле вакыйга белән каршы алды. Әлеге хуҗалыкларда урып-җыю эшләре тәмамланды! Нур Баян исемендәге хуҗалык – 56083, “Чишмә” агрофирмасы – 35280, “Чишмә” хуҗалыгы – 52256, “Тамыр” хуҗалыгы 93651 центнер бөртек суктырып алды.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 39 балага “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелде. II-XI сыйныфларда укучы 168 укучыга да акция барышында мәктәпкә әзерләнүдә булышлык күрсәтелеп,  мәктәп сумкасы, уку әсбаплары, спорт киемнәре тапшырылды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International