“Лачын” боз спорт сараенда район һәм республика күләмендәге ярышлар даими үткәрелә. Актаныш бозына төбәкләрдән дә бик теләп үзләрен сынарга, матур уен күрсәтергә киләләр. Шундый ярышларның берсеннән соң, Пермь өлкәсе Барда районы хакимияте башлыгы Актанышка, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховка рәхмәтен белдерде.
Хөрмәтле Энгель Нәвап улы!
Сезгә һәм Сезнең коллективка яшүсмерләр арасында 23-26 август көннәрендә хоккей турниры үткәрүегез өчен ихлас рәхмәтебезне һәм тирән хөрмәтебезне белдерәбез.
Сезнең тормыш позициягез, физик культура һәм спортны үстерүдәге эшчәнлегегез яшь буын өчен үрнәк башлангыч.
Сезгә һәм Сезнең коллективка сәламәтлек, кызыклы уй-ниятләр һәм аларның чынбарлыкка әйләнүен, якты, мөһим вакыйгалар, гаилә бәхете һәм хезмәт уңышлары телим!
Хөрмәт белән, Барда муниципаль районы хакимияте башлыгы С.М. Ибраев.