Татарстан Республикасы көнен районыбызның Нур Баян исемендәге, “Чишмә” агрофирмасы, “Чишмә”, “Тамыр” хуҗалыклары сөенечле вакыйга белән каршы алды. Әлеге хуҗалыкларда урып-җыю эшләре тәмамланды! Нур Баян исемендәге хуҗалык – 56083, “Чишмә” агрофирмасы – 35280, “Чишмә” хуҗалыгы – 52256, “Тамыр” хуҗалыгы 93651 центнер бөртек суктырып алды.
Урып-җыюны беренчеләрдән булып тәмамлаучы хуҗалык җитәкчеләре Айрат Гапсәләмовка, Ирек Галимовка, Рәфыйк Сәхәбетдиновка, Ильяс Мирзаяновка бүген – 31 август көнне район хакимиятенең утырышлар залында – оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Чишмә” агрофирмасы көзге чәчүне дә беренчеләрдән булып тәмамлады.
“Башак”, “Нигез”, “Наратлы” хуҗалыкларында да урып-җыю соңгы мәйданнарда башкарыла.
Урып-җыюны 1 сентябрьгә тәмамлау өчен район хуҗалыкларында эш оештыру, комбайннарның эшләү куәте, комбайнчыларның техниканы саклап, нәтиҗәле файдалануы – көндәлек суктырылган бөртек күләме буенча да җентекле анализ ясалды киңәшмәдә.
Бөртекле культураларның уңыш бирүчәнлеген арттыруда яңа сортлар, яңа алымнар кулланып, районда бер гектардан уртача уңыш алуны 50 центнерга җиткерү бурычы куелган иде. Шул уңайдан, көзге чәчү башкарылган мәйданнарда кышка кергәнче игеннәрне тукландыру, корткычларга каршы эшкәртү уңышны арттыруда көнүзәк мәсьәлә бүген. Чәчүне орлыкларны агулап, ашлама кертеп башкарган хуҗалыклар уңыш нигезен формалаштырды инде. Киләсе елда һәр хуҗалыкта югары уңыш бирүче культура сыналучы басулар - тәҗрибә мәйданчыклары да булдырылачак.
Быелгы уңыштан югары гектар биреме алуда нәтиҗәле эшләүче хуҗалыкларның үз тәҗрибәләре – игенчелек культурасы формалашкан. Арыштан иң югары уңыш - “Нигез”, “Чишмә”, “Ташкын”, көзге бодайдан – “Нигез”, “Чишмә”, “Актаныш”, “Әнәк”, “Чишмә” агрофирмалары, “Нур”, “Башак”, борчактан – “Нигез”, “Таң”, “Әнәк” агрофирмасы, арпадан – “Нигез”, “Тамыр”, “Таң”, “Наратлы”, “Ташкын”, язгы бодайдан “Нигез”, “Ташкын” хуҗалыкларында.