ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2018 ел
җомга

Футбол җанатарлары һәр уенны бик теләп һәм яратып карады. Җиңүче командалар, командаларга җиңү алып килүче иң оста футболчылар аерым номинацияләрдә бүләкләнде. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов җиңүчеләрне 31 август көнне район хакимиятенең утырышлар залында – оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә бүләкләде.


30
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Оешма-предприятиеләр командалары һәр эш көнендә үзара ярышып, чемпионатта иң көчле футбол командалары ачыкланды. Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге командасы чемпионатта өченче урын яулады. Икенче урында "ГранаТ-Стан Групп” кече нефть компаниясе. “Иман” спорт мәктәбе командасы беренче урын яулады.

30 август - Татарстан Республикасы көне уңаеннан Актанышбаш авыл җирлегендә спорт мәйданчыгы – мини-футбол кыры ачылды бүген. Ачу тантанасында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Рәшит улы Гәрәев катнашты.

Хөрмәтле актанышлылар! Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм!


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген – 29 август көнне район үзәк стадионында оешма-предприятиеләр командалары арасында футбол ярышларының ярымфинал уены булды. “Иман” спорт мәктәбе һәм “Лачын” боз спорт сарае командалары үзара ярышты – исәп 6:0.

Исерткеч эчемлекләрне законсыз кисәтү максатыннан, 28 август көнне районда исерткеч эчемлекләр сатучы кибетләр тикшерелде.  Рейд барышында Татарстанда җитештерелгән алколголь продукциясенең төрләренә, чит төбәкләрдән кергән хәмер төрләренең сатылу күләменә игътибар ителде. Витриналарда товарлар урнаштырылу тәртибе, сатып алучы өчен мәгълүмат булу, ЕГАИС җиһазларының төзеклегенә дә игътибар ителде.

29 август көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында Татарстан суверенитеты көне уңаеннан “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Актаныш халкы өчен “Минем Татарстаным, минем горурлыгым!” дигән тематик чара уздырды.

Актаныш районыннан Яңа Әлем, Иске Богады, Түке авыл җирлеге башлыклары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова, Илсур Филис улы Фәттахов, Рамил Мирһаҗиян улы Нуртдиновка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов машина ачкычлары тапшырды.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Граждан кайда гына яшәсә дә, милке кайда гына булуга карамастан, ул аны Росреестрның теләсә кайсы территориаль бүлегендә исәпкә куеп, хокук теркәргә мөмкин. Мәсәлән, сез Актанышта яшисез, ә Чаллыда фатир аласыз, ди, бу очракта, Чаллыга барып тормыйча, кирәкле документларны Актанышның күпфункцияле үзәгенә тапшыру мөмкинлеге каралган. Ягъни Чаллыдагы фатирны теркәү эшләрен Актанышта гына да башкарып була.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш 34 центнер тәшкил итә.

Тулаем ашлык җыемы  –  1010859 тонна.  238479,2  тонна көзге бодай җыелган,  143718 тоннадан артык  арыш, 161820 тонна сабан бодае, 347799,2  тонна арпа, 77362,92  тонна борчак, 37800 тонна солы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International