Хөрмәтле актанышлылар! Сезне чын күңелдән республикабызның иң зур дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне уңаеннан тәбрик итәм!
Бүгенге көндә Татарстан – Россия Федерациясенең алдынгы төбәкләреннән берсе. Республикабызда нефть химиясе, нефть эшкәртү, машиналар төзү, энергетика тармакларында, IT-өлкәдә киң масштаблы инвестиция проектлары тормышка ашырыла. Без – актанышлылар да әлеге яңалыкларны тормышыбызга кертеп, авыл хуҗалыгындагы казанышларыбызны арттыра барабыз, югары технологияләргә корылган яңа җитештерү өлкәләре булдырабыз.
Икътисадый үсеш фән һәм мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль өлкәләрдәге өстенлекле бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.Җәмәгать урыннарын арттыру, аларны тагын да яхшырту тормыш өчен уңайлы мохит, кешеләр арасында яңа, күркәм мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итә.
Республика көне котлы булсын! Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим.