29 август көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм сәнгать паркында Татарстан суверенитеты көне уңаеннан “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, Актаныш халкы өчен “Минем Татарстаным, минем горурлыгым!” дигән тематик чара уздырды.
Парктагы очрашуда китап күргәзмәсе эшләде, китапларга күзәтү ясалды. “Шигъри тәлгәшләр” өлешендә китапханәчеләр, шигырь сөючеләр Р.Миңнуллин, Ш.Галиев, Г.Афзал, Р.Байтимеров, Г.Зәйнәшева, К.Булатова, Р.Фәйзуллин, Р.Вәлиев шигырьләрен укыдылар.
“Бердәм Россия” партиясенең Актаныш бүлеге хезмәткәрләре З.Исламова, Р.Шәмсиева, “Яшь гвардияче” бүлекчәсе җитәкчесе Н.Латипов та катнашты бәйрәмдә. Алар Татарстан тарихы, “Бердәм Россия”, ”Яшь гвардияче” эшчәнлеге белән таныштырдылар, катнашучыларга байрак символы булган ленталар өләштеләр.