Яңа Әлем, Иске Богады, Түке авыл җирлеге башлыкларына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов машина ачкычлары тапшырды

2018 елның 29 августы, чәршәмбе

Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов бүген – 29 август көнне  Яңа Әлем, Иске Богады, Түке авыл җирлеге башлыклары белән Казан шәһәрендә Татарстан Республикасы көне  уңаеннан оештырылган тантанада катнаша.

Дәүләт Советы каршындагы мәйданда ТР муниципаль берәмлекләре арасындагы республика смотр-конкурсында җиңүчеләргә - Татарстанның авыл җирлекләре башлыкларына машина ачкычлары тапшырылды. Актаныш районыннан Яңа Әлем, Иске Богады, Түке авыл җирлеге башлыклары Дилбәр Миркасыйм кызы Әнвәрова, Илсур Филис улы Фәттахов, Рамил Мирһаҗиян улы Нуртдиновка Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов машина ачкычлары тапшырды.

ТР муниципаль берәмлекләре арасындагы республика смотр-конкурсында барлыгы 200 эш катнашкан. Җиңүчеләргә тантана барышында машина ачкычлары тапшырылды. Татарстан муниципаль берәмлекләрендәге 93 авыл җирлекләренә – җиңел машина, Казан шәһәрендәгеләргә – 4 микроавтобус, Яр Чаллы шәһәре җиңүчеләренә 3 микроавтобус тапшырылды.

Республика смотр-бәйгесе Татарстанда 2010 елдан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International