Һәр айның беренче сишәмбесендә 10 сәгатьтә хакимиятнең 18 бүлмәсендә алимент бурычларын түләттерү буенча Актаныш районының Башкарма комитеты, прокуратура, суд приставлары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, опека һәм попечительлек бүлеге, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре халыкны кабул итү көне үткәрә.
Безнең адрес: Актаныш районы, Актаныш авылы, Юбилей урамы, 45 йорт. Телефон: 3-11-46, 3-12-81. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге: 3-14-11, 3-10-22, 3-02-80.
100 көнлек воркаут - түләүсез онлайн мәгариф программасы. Ул күнекмәләрне башлаучылар, шулай ук озак вакыт буенча күнекмәләрне ясамаганнар өчен файдалы булачак.
Татарстаннан барлыгы 50 гаилә чакырылган. Һәр гаиләнең үз традицияләре һәм яшәү рәвеше.
Урып-җыюда иң күп уңыш суктырган комбайнчыларыбызга һәр биш көн саен - бөртекләрне суктырган урында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның урак батырларына бирелүче махсус премиясе бирелә. Бүген – 27 август көнне алтынчы тапкыр җиңүче комбайнчылар – урак батырлары билгеләнде.
26 август көнне Актанышка Магнитогорск шәһәреннән кунаклар килде. Сабантуй бәйрәмендә Актанышта кунак булган милләттәшләребез тагын килү нияте белән киткәннәр иде. Инде менә җәйнең соңгы атнасында хыялларын чынга да ашырдылар, бездәге яшәү гореф-гадәтләрен, милли йолаларыбызны якыннан күреп, үзләре дә катнашып, танышып, тарихи тамырларыбызны өйрәнеп киттеләр.
Актанышта үткән төбәкара, Рәсәй күләмендәге бәйгеләрдә төрле төбәктән килгән татарлар белән аралашабыз, элемтә булдырабыз. Актанышлылар – сез милләтебезне яшәтүчеләр, рәхмәт сезгә!
Җәйге лагерьдагы ял чоры Актанышта бишенче чирек буларак үтте быел. “Бүләк” лагеренда һәр сменада 160 балага ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган иде. Беренче сменада - ял, икенче смена – юнәлешле ял-уку, анда республиканың район-шәһәрләреннән һәм гимназиядән килгән балалар мастер-классларда белемнәрен арттырды, өченче сменада ял - милли гореф-гадәтләр юнәлешендә Рәсәй төбәкләреннән килгән балалар татар мохитендә ял итте, дүртенче смена - ял-спорт сменасы булды.
Испаниягә Актаныш гуманитар гимназиясеннән килгән укучылар испанлы татарларны ана теленә өйрәтте. Европа телләрен белүчеләр белән аралашу Актаныш укучыларына да чит телләрне өйрәнү, сүз запасын тулыландыру мөмкинлеген бирде.
“Актаныш якташлар җәмгыяте” тарафыннан эшләнгән “Актаныш районының иң яхшы укытучысы” исемендәге алтын медальгә быел тәүге тапкыр Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Усманова Римма Александровна лаек булды.