Тел, лөгать вә гадәт алмашып...

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

26 август көнне Актанышка  Магнитогорск шәһәреннән кунаклар килде. Сабантуй бәйрәмендә Актанышта кунак булган милләттәшләребез тагын килү нияте белән киткәннәр иде. Инде менә җәйнең соңгы атнасында хыялларын чынга да ашырдылар, бездәге яшәү гореф-гадәтләрен, милли йолаларыбызны якыннан күреп, үзләре дә катнашып, танышып,  тарихи тамырларыбызны өйрәнеп киттеләр.

Теләкәй җирлегендә “Самовар бәйрәме”ндә төрле шифалы үләннәрдән төнәтелгән чәйләр эчеп, милли ризыкларыбыз белән танышып, аларны пешерү серләренә дә өйрәнделәр. Гармун моңнарын үз иттеләр. Җирлекнең чишмә суларыннан авыз итеп, басу-кырларда да булырга өлгерде алар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International