“Актаныш якташлар җәмгыяте” тарафыннан эшләнгән “Актаныш районының иң яхшы укытучысы” исемендәге алтын медальгә быел тәүге тапкыр Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Усманова Римма Александровна лаек булды.
Урта мәктәпләр арасында: Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат;1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе; Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле 2 нче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе.
Рәсәй Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының “Рәсәй Федерациясенең белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәр”е исеме белән бүләкләнде: Шәйхелмарданов Әнәс Вазих улы – Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология укытучысы.
Районыбызның мөхтәрәм кешесе, озак еллар мәгариф идарәсен җитәкләгән, мәгариф системасына тирән эз салган Шакиров Әхсән Шакир улы исемендәге премия белән биш мөгаллим бүләкләнде.
Актаныш үрнәгендә республикада үрнәк белем бирү механизмын эшләргә телибез. Бүген мәгариф конференциясендә катнашучы мөхтәрәм кунаклар - мәгарифтәге эш барышын энәсеннән җебенә кадәр белүче тәҗрибәле мөгаллимнәр, - дип, бүген – 25 август көнне укытучылар конференциясендә районда мәгариф өлкәсенә куелган максатлар белән таныштырды район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов.
Районда мәгариф өлкәсендә эш оештыру “укучы-укытучы-әти-әни” бердәм аралашу формасында алып барыла, “Мәктәп әзерләнергә булыш!” республика акциясендә дә актанышлылар үз тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Әлеге акциягә район җитәкчесе Энгель Нәвап улы беренчеләрдән булып кушылып, 20000 сум күләмендә ярдәм күрсәткән иде.
“Ядран-Ойла” җитәкчесе Ирек Салихов ярдәме белән 2015 елның ноябрь аенда Казан шәһәрендә Кремль яр буенда нигез ташы салынган мәчеттә быел Корбан гаетендә тәүге намаз укылды. Ирек Фәрит улы мәчет төзелешендә ислам мәдәнияте традицияләренең заманча яңалыклар белән тулыландырылып эшләнүен хәбәр итте. Гает намазы укылганнан соң, мәчеттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та булды.
23 август көнне “Әтәчкәй” балалар бакчасындагы төзекләндерү эшләре барышы белән танышып, координацион совет әгъзалары хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше буенча балалар бакчасында тикшерү үткәрде. Кимчелекләр ачыкланып, кисәтү ясалды, аларны төзәтү буенча чаралар күрелде.
Мин укучымның шул дәрәҗәгә ирешүенә сөендем, горурландым. Район, республика күләмендә уздырылган ярышта беренче урын яулады ул. Динар мәктәптә бик яхшы билгеләренә укыды, акыллы, тәртипле, бар яктан булган укучы иде. Теләгән югары уку йортына керә ала иде. Сөенәм: хәзерге көндә читтән торып Казан аграр университетында механик һөнәрен үзләштерә. Динар туган авылыннан, туган җиреннән аерылмады.
18 август көнне авылыбыз тарихында беренче тапкыр Урам бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм барлык авылдашларыбызны һәм читтә яшәүче якташларыбызны бергә җыйды.