Изге гамәл:дөньяның иң ак мәрмәр ташларыннан якташыбыз мәчет салдырды

2018 елның 24 августы, җомга

“Ядран-Ойла” җитәкчесе Ирек Салихов ярдәме белән 2015 елның ноябрь аенда Казан шәһәрендә Кремль яр буенда нигез ташы салынган мәчеттә быел Корбан гаетендә тәүге намаз укылды. Ирек Фәрит улы мәчет төзелешендә ислам мәдәнияте традицияләренең заманча яңалыклар белән тулыландырылып эшләнүен хәбәр итте. Гает намазы укылганнан соң, мәчеттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов та булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International