Мәгариф өлкәсендәге казанышлары, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә Рәсәй Федерациясе, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыклары бүләкләренә лаек булучы укытучыларыбыз

2018 елның 25 августы, шимбә

Рәсәй Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының “Рәсәй Федерациясенең белем бирү өлкәсендә мактаулы хезмәткәр”е исеме белән бүләкләнде: Шәйхелмарданов Әнәс Вазих улы – Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең технология  укытучысы;

 

Рәсәй Федерациясе мәгариф һәм фән министры Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр: Әюпова Гөлфирә Әхмәтшәех кызы – Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика  укытучысы; Солтанова Гөлчәчәк Сәлах кызы – Теләкәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы.

 

 “Татарстан Республикасы Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән   бүләкләнде: Нургалиева Ландыш Сәяф кызы  – Пучы  урта гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы;

 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Гыйльфанова Алсу Мәхиян кызы – Такталачык  төп гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы; Миназова Рәвия Җәмигнур кызы – Чуракай  төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

 

Муниципаль район башлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнделәр: Рахманова Гөлнара Фәлгать кызы – 1 нче Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы; Фазуллина Гөлүсә Назиф кызы – Актаныш технологик техникумы мастеры; Латыпова Зөлфирә Хикмателгаян кызы -  Татар Суыксуы  урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры; Вахитова Гүзәлия Харис кызы – катнаш төрдәге 6 нчы Актаныш балалар бакчасы тәрбиячесе;

 

Муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр: Амерзьянова Юлия Валентиновна - Мәгариф идарәсенең аттестация методисты; Фаттахов Илдар Сәетҗан улы  - Әтәс  төп   гомуми белем бирү мәктәбе директоры; Шәйхелмарданова Нурания Әбүдәр кызы – Киров урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы; Кашапова Зөлфирә Фазлетдин кызы -  Актаныш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасының  башлангыч сыйныф укытучысы; Солтанова Гөлнәмия Шамил кызы - Гомуми үсеш бирүче  4 нче балалар бакчасы фельдшеры; Шәрипова Гөлшат Әхмәтшәех кызы – Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International