“Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше – уңышлы белем бирүнең нигезе”

2018 елның 25 августы, шимбә

-Һәр дәүләтнең төп байлыгы – кеше капиталы. Дөньяның алга киткән илләре бүген белем һәм тәрбия бирү системасын камилләштерә, яңа технологияләр, инновацион алымнар белән эшләүче белемле кадрлар әзерли. Ул балалар бакчасыннан, мәктәптән башлана. Районда да без дөньякүләм белем бирүдәге иң алдынгы тәҗрибәне кулланып, Актаныш үрнәгендә республикада үрнәк белем бирү механизмын эшләргә телибез. Бүген мәгариф конференциясендә катнашучы мөхтәрәм кунаклар - мәгарифтәге эш барышын энәсеннән җебенә кадәр белүче тәҗрибәле мөгаллимнәр, - дип, бүген – 25 август көнне укытучылар конференциясендә районда мәгариф өлкәсенә куелган максатлар белән таныштырды район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов.

Мәгариф өлкәсенә яңа эш алымнары кертү ел башыннан ук башланды. “Уңышлы мәктәп” проекты  гыйнвар аеннан старт алды. Беренче этапта мәгариф идарәсе методистлары ассесмент үтте. Икенче этапта район башкарма комитетының 2018 елның 19 июнендә чыккан 141 санлы карары нигезендә 20 мәктәп җитәкчесе белән чираттан тыш аттестация үткәрелде. Алар тест нигезендә сорауларга җавап бирделәр һәм махсус комиссия каршысында әңгәмә үттеләр. Нәтиҗәләр буенча бер директор, үз вазифаларына туры килмәү сәбәпле, укытучы итеп калдырылды, берсе башка эшкә күчте. Калганнары белән 1-3 елга эш контрактлары төзелде. Шулай итеп, яңа уку елыннан 11 мәктәп үзенең эшчәнлеген яңа җитәкче белән башлап җибәрә. Өченче  этапта укыту – тәрбия, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, укытучылар белән тест, конкурслар үткәрү көтелә.

Райондагы  88 белем бирү оешмасы бар,   узган  ел мәктәпләрдә 3296 (коррекцион мәктәп белән 3346 ) укучы белем алды, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 1489 бала тәрбияләнде.

Балалар бакчаларында 153 педагог хезмәт куя. Шуларның 91е беренче һәм югары квалификацион категориягә ия. Мәктәпләрдә 784 хезмәткәр булып, 536 педагог квалификацион категориягә ия. Актаныш технология техникумында 29 педагог эшли. Аларның 15е квалификацион, 1се югары категориягә ия.

Белем сыйфатын билгеләүче төп критерийларның берсе – төп һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре.

Август конференциясе кысаларында Уразай мәктәбендә яшь укытучылар мәктәбе эшләде. Анда яшь педагоглар белән әңгәмә, тест үткәрелде. Һәркайсына методик ярдәм күрсәтүче остазлар билгеләнде.

 

Мәктәпне тәмамлаучы укучыларның 30 проценты гына үзләре укыган профиль буенча белемнәрен дәвам итә. Мәсәлән, Актанышның 1 нче мәктәбе укучыларының бары 4 проценты гына физика-математика юнәлешен сайлаган. Профиль буенча укучылар Татар Суыксуы мәктәбендә – 60,  кадет-интернатта – 50, Актанышның 2 нче мәктәбендә – 47,36, гимназия-интернатта – 35, Киров мәктәбендә 20 процентны тәшкил итә. Пучы, Иске Сәфәр мәктәпләрендә универсал сыйныфлар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Фоат кызы Нурлыева “Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше – уңышлы белем бирүнең нигезе” чыгышында район мәгариф өлкәсенә җентекле анализ ясады, яңа уку елына куйган бурыч-максатлар белән таныштырды. Төп чыгышны Сәфәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Айгиз Хәлил улы Мәгъданов, Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның методик эшләр буенча директор урынбасары Ләйсән Рәшит кызы Әюпова тулыландырды.

Казан (Идел буе) Федераль университетының фәнни эшчәнлек буенча ректор урынбасары,  социаль фәннәр кандидаты Тимерхан Булат улы Алишев - фәнни ачышларны укыту барышында куллану, Бала-Сити Кембридж халыкара мәктәбе директоры, педагогика фәннәре кандидаты  Илдар Ринат улы Мөхәммәтов - “Мөгаллимнәрнең һөнәри үсешен тәэмин итүдә Бала-Сити Кембридж халыкара мәктәбенең тәҗрибәсе”, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының планлаштыру һәм хезмәткә түләү бүлеге җитәкчесе  Венера Рәсим кызы Садыкова – яңа уку елыннан хезмәткә түләүдәге яңалыклар, Казан (Идел буе) Федераль университетының  Алабуга институты ректоры, педагогика фәннәре кандидаты,  доцент Мерзон Елена Ефимовна Мерзон һәм Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының ректоры, экономика фәннәре кандидаты, доцент Галиакберова Әлфинур Азат кызы Галиәкбәрова үз уку йортларында белем бирүдәге мөмкинлекләр буенча чыгыш ясадылар. Һәр чыгыш та мәгариф өлкәсендәге яңалыкларга нигезләнгән иде, укытучыларга балаларга белем һәм тәрбия бирүдә эш тәҗрибәсен баетуда һәм өстәмә белем алуда тәкъдимнәргә бай булды алар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International