Төзелеш тармагы – җитештерүдәге иң куркыныч өлкәләрнең берсе, шуңа бәйле рәвештә хезмәтне саклау таләпләрен бозу проблемасы актуаль булып тора һәм хәл итүне сорый. ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе үзенең эшендә төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен бозылуларны кисәтүгә, ачыклауга һәм чикләүгә зур игътибар бирә.
Инспекция хезмәткәрләре тарафыннан республиканың төзелеш мәйданчыкларында теркәлгән төп хокук бозу очраклары:
төзелеш мәйданында эшләүчеләр төзелеш каскалары белән тәэмин ителмәгән;
1,8 метрдан югарырак урнашкан эш урыннары һәм аларга бара торган урыннарда яклаучы һәм саклаучы җайланмалар һәм коймалар юк;
1000В кадәр көчәнешле вакытлыча электр челтәрләре белән төзелеш объектын коралландыру терәксез кабельләр яисә конструкцияләр белән эшләнгән;
объект территориясендә грунт өслегендә төзелеш калдыкларын ташлау һәм туплау һ.б.
23 август көнне “Әтәчкәй” балалар бакчасындагы төзекләндерү эшләре барышы белән танышып, координацион совет әгъзалары хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше буенча балалар бакчасында тикшерү үткәрде. Кимчелекләр ачыкланып, кисәтү ясалды, аларны төзәтү буенча чаралар күрелде.