Комбайнчы Хәйдәровлар: туган җиргә мәхәббәт – укучы турында укытучы

2018 елның 24 августы, җомга

Актаныш телевидениесеннән районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры

Марат Әхмәтовның килүен күрсәттеләр. «Башак» хуҗалыгында узган ел республика грантына ия булган Динар Хәйдәров министрга үзләренең хезмәтләрен шулай югары бәяләгәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Быел да тырыш хезмәтен куеп, грантка омтылачагын әйтте.

Мин  укучымның шул дәрәҗәгә ирешүенә сөендем, горурландым. Район, республика күләмендә уздырылган ярышта беренче  урын яулады ул.  Динар  мәктәптә бик яхшы билгеләренә укыды, акыллы, тәртипле, бар яктан булган укучы иде. Теләгән югары уку йортына керә ала иде. Сөенәм: хәзерге көндә читтән торып Казан аграр университетында механик һөнәрен үзләштерә. Динар туган авылыннан, туган җиреннән аерылмады. Аның  әти-әнисе, әби-бабасы да  туган җирдә хезмәт куеп данланган кешеләр. Туган авылны яратып,  колхозда хезмәт алдынгылары булдылар.

Авылымны өзелеп сөям, диеп,

Сөйләп йөрми авыл кешесе.

Чәчә, ура, иген үстерә-

Яратуның шунда көчлесе.

Әлеге  шигырь юллары Хәйдәровлар династиясенә атап язылган кебек. Динарның бабасы  Фәрит, әбисе Фәнүсә  - үрнәк гаилә, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Фәнүсә апа лаеклы ялга чыкканчы колхоз фермасында алдынгы сыер савучы булып эшләде. Кайнанасы белән килешеп, берсен-берсе хөрмәт итеп яшәделәр. Фәрит абыйның кулыннан бөтен эш тә килә иде. Алдынгы механизатор, комбайнчы, эретеп ябыштыручы – ир асылы, җитмеш төрле һөнәргә ия ул!

Аларның уллары - игезәкләр Фәнил, Дәнил әтиләре кебек бар эшкә дә өйрәнеп үстеләр. Мәктәптә дә  яхшы укыдылар. Әтиләренең эшен хөрмәт итеп, яратып, колхозда механизатор булып калдылар. Икесе дә комбайнчылар арасында гел алдынгы урыннарны алып, зур хөрмәткә ирештеләр. Фәнил – үзебезнең авыл кызы,  уңган-булган гаиләдән Индира белән гаилә корды, ике кыз: Эльвира белән Алинаны тәрбияләп үстерделәр. Индира хуҗалыкта хисапчы булып эшли. Дәнил дә шулай ук данлыклы нәселдән булган үзебезнең авыл кызы Гөлфидә белән күркәм гаилә кордылар. Гөлфидә хуҗалыкта склад мөдире булып эшли. Ике ул - Динар белән Даниярны тәрбияләп үстерделәр.

Алдынгы комбайнчыбыз Динар -  инде үзе дә гаилә башлыгы. Ике  бала тәрбияләп үстерәләр. Энесе Данияр да ата-бабасы, абыйсы юлыннан китте: ул да туган авылында “Башак”  хуҗалыгында шофер булып эшли.

Хәйдәровларның берсе дә бәхет, акча эзләп туган авылларын ташлап китмәде. Барысы да  кешелекле, ачык йөзле, Аллаһ  биргән һәр  көнгә  сөенеп, булганына шөкер итеп, хуҗалык җитәкчеләренә, авыл халкына рәхмәтле булып, тырышып дөнья көтеп, олыларны олы итеп, кечеләрне кече итеп яшиләр. Алар бәхетне, хөрмәтне, мәхәббәтне туган авылларында таптылар. Игенче һөнәрен  ярату аркасында шулай зур уңышларга иреште бит Хәйдәровлар( Хәйдәр – гәрәбә, арысландай, арыслан кебек, дигән мәгънәгә ия)!

Игенче дус!

Иңнәреңә куеп кулларымны

Бер сокланыйм: нинди көчле син!

Арысаң да һаман елмаясың -

Туган җирнең үзе кебек син.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International