Мәгариф хезмәткәрләренең конференциясе бүген район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның мәртәбәле кунаклар белән “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” республикакүләм акциясендә катнашуыннан башланды.
“Педагогларның һөнәри осталыгының үсеше – уңышлы белем бирүнең нигезе” темасы белән үткән конференциядә төп сүз киләчәк шәхесен бүгеннән әзерләү хакында барды. Шунлыктан, тәүге кат мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга мәктәптә уку өчен райондашлар белән ярдәм итү – безнең бергәләп эшләүдә ирешкән уңышыбыз. Дөнья югарылыгындагы тәҗрибәне өйрәнгән фән эшлеклеләре бүген укытучыларыбызны мәгариф системасындагы яңалыклар белән таныштырды. Яңалыкка ирешүдә, эш тәҗрибәсен арттыруда укытучыларның бердәм эшләве төп критерий буларак куела дөнья галимнәре тарафыннан. Ә укытучының осталыгы – социаль якланмаган баланың ни дәрәҗәдә мәктәптә белем алуыннан һәм җәмгыятьтә үз-үзен тапкан лаеклы шәхес була алуыннан чыгып бәяләнә. Дөнья мәгарифе үз алдына шундый максатлар куя бүген.
Районда мәгариф өлкәсендә эш оештыру “укучы-укытучы-әти-әни” бердәм аралашу формасында алып барыла, “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” республика акциясендә дә актанышлылар үз тәҗрибәсен тәкъдим иттеләр. Әлеге акциягә район җитәкчесе Энгель Нәвап улы, беренчеләрдән булып кушылып, 20000 сум күләмендә ярдәм күрсәткән иде.
Мәгариф конференциясендә авыл җирлеге башлыклары һәм район хуҗалыклары җитәкчеләре дә катнашты. Алар да мәктәп тормышында ел дәвамында ярдәмләшеп яшиләр. “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” хәйрия акциясендә алар - җирлекләрдә үрнәк күрсәтүче иганәчеләр.