Урып-җыюда иң күп уңыш суктырган комбайнчыларыбызга һәр биш көн саен - бөртекләрне суктырган урында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның урак батырларына бирелүче махсус премиясе бирелә. Бүген – 27 август көнне алтынчы тапкыр җиңүче комбайнчылар – урак батырлары билгеләнде.
Беренче төркемдә җиңүчеләр: Данил Хәйдәров( “Башак”) – Акрос-595 – 238,3 тонна; Нәвис Мәрданов( “Башак”) – КЗС-1218-29 – 210,3 тонна; Илнар Мирзагалимов( “Тамыр”) – Акрос-595 – 176,75 тонна.
Икенче төркемдә җиңүчеләр: Мирзанур Закиров( “Эконом”) – ДОН-1500 – 261,3 тонна; Динар Хәйдәров( “Башак”) – Челенджер 647С – 210 тонна; Зәки Җәмилов( “Актаныш” а.ф.) – Акрос-530 – 207,9 тонна.
Өченче төркемдә җиңүче: Алмарис Шәрәфиев( “Әнәк” а.ф.) – Торум-740 – 238,2 тонна.