Испаниядәге татар лагеренда ял итүче Актаныш гимназиясе укучылары туган якка кайтты

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Актанышның укучылары лагерьда ял итү барышында   Европа балалары өчен укытучы булып та тордылар.

Испаниянең Урта диңгез буендагы татар лагеренда  ял итү  - “Tatar Camp for kids in Spain” проекты – “Tatars in Belgium” иҗтимагый оешмасының инициативасы. Испаниянең Аликанте шәһәре янындагы курорт зонасында урнашкан бу лагерь өченче ел рәттән июль-август айларында төрле илләрдән татар балаларын җыя.

Испаниягә Актаныш гуманитар гимназиясеннән килгән укучылар испанлы татарларны  ана теленә өйрәтте. Европа телләрен белүчеләр белән аралашу Актаныш укучыларына да чит телләрне өйрәнү, сүз запасын тулыландыру мөмкинлеген бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International