Төбәкләрдән язалар: Татар җыры легендасы Әлфия Авзалова бәйгесе безне берләштерә

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

Актанышта һәр ел саен РСФСРның һәм Татарстанның атказанган  артисты, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Советлар Союзының дан казанган җырчысы Әлфия Авзалова исемендә  җырчылар конкурсы оештырыла. Бәйге яшь җырчыларны сәхнә түренә чыгара, бай мирас калдыра. Үзе исән чакта, Әлфия Авзалованың катнашуы белән үткәрелә башлый бәйге. Актаныш мәдәният йортында оештырылган татар җыры фестивальләре, уздырылган концертлар, әдәби кичәләр, барлык  чаралар  зур әһәмияткә ия.

  Актаныш мәдәният йортында оештырылган баянчылар фестивальләре, Актаныш урамнары буйлап баянда, ике телле гармуннарда (хромкада), тальянкада, кеп-кечкенә шырпы чаклы гармуннарда уйнап узучы гармунчылар талантлы җырчы Әлфия Авзалованы да якын итеп искә алды.

Авылыма ял итәргә,

Кайтам әле ел саен,

Өй янында мине көтә,

Зифа буйлы ак каен.

Балачагым гөрләп үтте,

Агыйдел буйларында,

Туган авылым, үскән җирем

Син генә уйларымда, - дип җырлый ул үзенең җырларында.

Без дә балачакта радиодан Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова, Татарстанның атказанган артисты Зифа Басыйрова ( баянчысы Оркыя Ибраһимова белән  бергәләп җырлый иде) башкарган татар халык җырларын тыңлап үстек. Татарстанның халык артисты Гөлсем Сөләймәнова, Россияның һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясы лауреаты, 1986 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнгән Илһам Шакиров, Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкулов, РСФСРның атказанган артисты, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фәридә Кудашева, Россиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның дан казанган җырчысы Хания Фәрхи һәм башка данлы җырчыларның җырларын, моңнарын тыңлап, татарлыгыбыз белән горурланып яшәдек.

Актанышта үткән төбәкара, Рәсәй күләмендәге бәйгеләрдә төрле төбәктән килгән татарлар белән аралашабыз, элемтә булдырабыз. Актанышлылар – сез милләтебезне яшәтүчеләр, рәхмәт сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International