Актанышның "Бүләк" лагеренда ял, юнәлешле ял-уку, ял-милли гореф-гадәтләр, ял-спорт сменалары тәмамланды

2018 елның 27 августы, дүшәмбе

"Бүләк" лагере  җәйнең тәүге көнендә үк үз кочагына балаларны ялга – “Кояш” сменасына кабул итте. Һәр сменада балалар белән Арча педагогия көллиятендә белем алучы әйдәманнар шөгыльләнде. Әлеге көллият республика мәгарифе үсешенә милли кадрлар әзерләү белән данлыклы.

 Лагерь ачылу һәм ябылу  тантаналарында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов та катнашты. Һәр сменада да балаларның ялы, шөгыльләре, яңа уку елы өчен, көч җыеп,  ял да итүләре һәм мастер-классларда белем алулары белән кызыксынып торды.

Актанышның, республиканың күренекле шәхесләре белән дә аралашты балалар. Җәй дәвамында Актанышта уздырылган республикакүләм олуг чараларда да катнаштылар. Бәйрәм чараларында катнашып, үзләренең сәләтләрен дә күрсәттеләр, спорт ярышларында да үзләрен сынадылар. Татарстан, Башкортстан, Удмурт республикаларындагы шәһәрләргә экскурсиягә дә бардылар.

Җәйге лагерьдагы ял чоры Актанышта бишенче чирек буларак үтте быел. “Бүләк” лагеренда  һәр сменада 160 балага ял итү өчен мөмкинлекләр тудырылган иде.  Беренче сменада  - ял, икенче смена – юнәлешле ял-уку, анда республиканың район-шәһәрләреннән һәм гимназиядән килгән балалар мастер-классларда белемнәрен арттырды, өченче сменада   ял - милли гореф-гадәтләр   юнәлешендә  Рәсәй төбәкләреннән килгән балалар татар мохитендә ял итте, дүртенче смена - ял-спорт сменасы булды.

 Актаныш балалары белән бер үк вакытта “Бүләк” лагеренда җәй дәвамында  чит өлкәләрдән килгән 200 гә якын бала  ял итте, балалар үзара аралашты, дуслашты, мәктәпләрдә уку вакытында да элемтә дәвам итәр дип  көтелә. Моннан тыш, Актанышта  җәйге каникуллар вакытында балалар өчен 18 мәктәп яны һәм 15 хезмәт һәм сәламәтләндерү, палаткада яшәү шартларында 1 лагерь эшләде.

Кичә – 26 август көнне “Бүләк” лагеренда спорт сменасы тәмамланды. Лагерьның ябылу тантанасы җомга – 24 август көнне булды.

-Арча педагогия көллиятенең җиде студенты спорт сменасында ял итүче балалар белән дә бик тиз уртак тел табып, өч атна дәвамында алар белән шөгыльләнделәр. Актаныштан өч  спортчы да аларга ярдәм итте – әйдәман булдылар. Чаллы, Ижау, Нефтекама шәһәрләренә булган экскурсияләр дә балаларыбыз өчен мавыктыргыч һәм кызыклы булды. Һәр көнне иртәнге якта балалар тренерлар белән үз спорт төрләре буенча күнекмәләр алып бардылар. Көннең икенче яртысында күмәк спорт уеннары, күңелле стартлар, мини-футбол, футбол буенча алан беренчелегенә ярышлар булды. Кич интеллектуаль формада күңел ачу чараларында балалар белемнәрен һәм үнәрләрен күрсәттеләр, безне таң калдырдылар. Балалар һәр яклап үзләрен үстерә алсыннар өчен смена барышында бар мөмкинлекләр дә тудырылды.  Аланда ял итеп чыныккан балаларыбыз киләчәктә дә спорт төрләре буенча районыбызның җыелма командаларында республика, Рәсәй ярышларында Актаныш данын якларлар, тырышып укырлар дип ышанып калабыз, - дип, яңа уку елында да балаларның исән-имин, хәвеф-хәтәрсез, сәламәт булып, уку барышында һәр өлкәдә актив булуларын теләде район спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиев, лагерьны оештыручыларга рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International