Оешма-предприятиеләр командалары арасындагы футбол чемпионатының иң яхшы уенчылары бүләкләнде

2018 елның 31 августы, җомга

Актанышның үзәк стадионында узучы спорт ярышларын актанышлылар яратып карый. Июнь аенда  биредә авыл җирлекләре туп типсә, 3 август көнне җирәбә ясалып, 6 августтан оешма-предприятиеләр арасында район чемпионаты башланып киткән иде. 30 август көнне чемпионатның ябылу тантанасы булды. Финал ярышында иң көчле командалар - “Иман” спорт сарае  һәм кече нефть компаниясе "ГранаТ-Стан Групп" командалары кара-каршы уйнады.

Оешма-предприятияләр арасында сигез команда үзара ярышты - Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе, “Иман” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Лачын" боз спорт сарае, кече нефть компаниясе, район хакимияте, район үзәк хастаханәсе, район башкарма комитетының  социаль һәм агарту бүлеге, Актаныш технология техникумы. Һәр кайсы матур уен күрсәтте.

Футбол җанатарлары һәр уенны бик теләп һәм яратып карады. Җиңүче командалар, командаларга җиңү алып килүче иң оста футболчылар аерым номинацияләрдә бүләкләнде. Район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов җиңүчеләрне 31 август көнне район хакимиятенең утырышлар залында – оешма-предприятие, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узган киңәшмәдә бүләкләде.

Җиңүчеләребез!

Иң  яхшы уенчы: Айзат Шәрәфуллин (район үзәк хастаханәсе);

Иң яхшы уенчы: Айнур Солтанов (Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе);

Иң яхшы сакчы:  Айнур Фазлыев (“Лачын" боз спорт сарае);

Иң яхшы капкачы: Рәзил Гарифуллин (кече нефть компаниясе);

Иң яхшы һөҗүмче: Нияз Вәгыйзов (балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе);

Иң яхшы бомбардир: Илнур Локманов (район мәдәният бүлеге);

Иң яхшы җитәкче: Рамил Галиев (“Лачын" боз спорт сарае); Айдар Рәфгать улы Хәев (район үзәк хастаханәсе).

Оешма-предприятиеләр командалары һәр эш көнендә үзара ярышып, чемпионатта иң көчле футбол командалары ачыкланды. Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге командасы чемпионатта өченче урын яулады. Икенче урында "ГранаТ-Стан Групп” кече нефть компаниясе. “Иман” спорт мәктәбе командасы беренче урын яулады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International