Татарстан Республикасы көне уңаеннан Актанышбаш авыл җирлегендә спорт мәйданчыгы – мини-футбол кыры ачылды

2018 елның 30 августы, пәнҗешәмбе

30 август - Татарстан Республикасы көне уңаеннан Актанышбаш авыл җирлегендә спорт мәйданчыгы – мини-футбол кыры ачылды бүген. Ачу тантанасында район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Рәшит улы Гәрәев катнашты.

Актанышбаш авылындагы спорт мәйданчыгы Актаныш районында унбишенче спорт мәйданчыгы булып алчылды. Республика максатчан программасы  нигезендә 2013 елдан башлап ачылган спорт мәйданчыкларының тугызы – мини-футбол кыры, алтысы  баскетбол һәм волейбол мәйданчыклары. “Лачын” спорт мәктәбе, Киров, Актанышның 2 нче, Такталачык мәктәпләрендә, Актаныш авыл җирлегендә беренче кварталда, Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта, Актаныш технологик техникумда, Актаныш башлангыч бакча-мәктәбендә ачылган мини-футбол кырлары һәм Пучы мәктәбендә, Татар-Суыксуы авыл җирлегендә, Богады мәктәбендә, Актаныш гимназиясе һәм Актаныш  технологик техникумында, Чишмә авылындагы волейбол, баскетбол мәйданчыкларында спорт ярышлары даими үткәрелә. Актанышбаш авылындагы мини-футбол кыры да спортчыларыбызның яраткан урынына әйләнер, чөнки бүгеннән үк биредә иптәшләрчә футбол ярышлары башланып та китте. “Иман” спорт мәктәбенең “Иман” һәм “Фарт” балалар футбол командалары иптәшләрчә матур уен күрсәтте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International