Күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм аңа хокук теркәү икесе бер вакытта башкарыла

2018 елның 28 августы, сишәмбе

2017 елның 1 гыйнварыннан "Күчемсез милекне теркәү турында"гы 218 нче федераль закон үз көченә керде. Бу канун нинди үзгәрешләр кертте соң?  Иң төп яңалык шул: күчемсез милекне кадастр исәбенә кую һәм аңа хокук теркәү икесе бер вакытта башкарыла башлады. Моңа кадәр гражданнар күчемсез милекләрен теркәгәндә, аны башта кадастр исәбенә куярга тиешләр иде. Аннан соң гына хокук теркәү мөмкин булды. Ә хәзер инде бу ике эш берьюлы алып барыла. Әлеге закон милекне кадастр исәбенә куюга һәм аңа хокук теркәүгә киткән вакытны икеләтә кыскартты. Элек бу эшләргә 20 көннән дә күбрәк вакыт сарыф ителә иде. Хәзер күпфункцияле үзәккә документлар тапшырган кешегә 12 көн эчендә бер документ - бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан чыгарма бирелә.

Шәхси йортларны кадастр исәбенә кую һәм аларга хокук теркәү гражданнарның җир кишәрлегенә хокукын раслаучы документ һәм йортның техник планы нигезендә башкарыла (әгәр җиргә хокук теркәлмәгән булса). Шәхси йортка техник план эшләтү өчен кадастр инженерларына мөрәҗәгать итәргә туры килә. Техник планны эшләтү өчен мөһим төп документ - төзелеш алып барырга бирелгән рөхсәт. Төзелеш башлаганчы һәрбер граждан аны алырга тиеш. Проект документациясе соралырга мөмкин. Ул булмаган очракта, декларация теркәлә.

Граждан кайда гына яшәсә дә, милке кайда гына булуга карамастан, ул аны Росреестрның теләсә кайсы территориаль бүлегендә исәпкә куеп, хокук теркәргә мөмкин. Мәсәлән, сез Актанышта яшисез, ә Чаллыда фатир аласыз, ди, бу очракта, Чаллыга барып тормыйча, кирәкле документларны Актанышның күпфункцияле үзәгенә тапшыру мөмкинлеге каралган. Ягъни Чаллыдагы фатирны теркәү эшләрен Актанышта гына да башкарып була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International