Бүген – 3 сентябрь көнне Актаныш кадет интернат-мәктәбендә яңа уку елының тәүге кыңгыравы чыңлады.
Актаныш муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Фаттахов Энгель Нәвап улы, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – мәгариф идарәсе җитәкчесе Нурлыева Ләйсән Фоат кызы; “Ватаным Татарстан” газетасының дин һәм сәясәт бүлеге редакторы, запастагы өлкән лейтенант Рәшит Минһаҗ; хакимияттән вәкил мобилизация җитәкчесе Нәсим Заһертдинов, район хәрби комиссариат җитәкчесе Ленар Әхмәтҗанов, Кәзкәй авыл җирлеге җитәкчесе Мәхтүмҗан Хөрмәев кадетлыларны яңа уку елы башлану белән котладылар. Әле буяу исләре дә таралырга өлгермәгән мәктәпнең һәм интернатның ремонтланган, җиһазландырылган бүлмәләре белән дә таныштылар хөрмәтле кунаклар.
Тантана узачак мәйдан алдан ук бәйрәмчә бизәлгән: шарлар, стенгазеталар эленгән. Таныш җыр күңелләргә моң сала. Барлык укучылар бәйрәмчә парад киеменнән.
Тантаналы линейкада укучыларны беренче булып мәктәп директоры Ялалов Илсур Индус улы тәбрик итте. Каникул вакытларында район һәм республика бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулаган кадетлыларга, укытучыларга диплом һәм медальләр тапшырды ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Актаныш кадет-интернат мәктәбенең республикада һәм районда бүген инде дәрәҗәле уку йорты булуын билгеләп үтте. Кадет мәктәбенә чит төбәкләрдән дә укырга киләләр хәзер. Мәктәп үз эшчәнлеген башлаганда укучыларга хәрби-патриотик тәрбия бирү төп максат итеп куелган булса, бүген инде биредә белем алучы кадетлылар һәр өлкәдә үзләренең сәләтләрен күрсәтәләр. Бүген мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия дә бирелә, сәнгать, спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Киңкырлы һәм тирән белем үзләштерү буенча да кадетлыларга яңа бурыч-максатлар куйды Энгель Фәттахов.