Качкын авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Нуретдинова Гөлҗәннәт Сәхибгәрәй кызына 90 яшь тулды.
Актаныш муниципаль район Советының аппараты җитәкчесе Карамов Айрат Сөнәгать улы һәм Усы авыл җирлеге башлыгы Әхмәев Зиннәт Зиннур улы Гөлҗәннәт Сәхипгәрәй кызын олуг юбилее белән котлап, Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н. Фәттаховның тәбрикләвен һәм күчтәнәч-бүләген тапшырдылар.