Республика хәйрия акциясе Татарстан Республикасында 2007 елдан бирле оештырыла. Актанышта да әлеге акция кысаларында һәр елны мәктәпкә баручы укучыларга ярдәм күрсәтелә.
2018-2019 уку елына районда 382 бала беренче сыйныфка укырга бара. Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 39 балага “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында ярдәм күрсәтелде. II-XI сыйныфларда укучы 168 укучыга да акция барышында мәктәпкә әзерләнүдә булышлык күрсәтелеп, мәктәп сумкасы, уку әсбаплары, спорт киемнәре тапшырылды.
Тәүге тапкыр мәктәпкә баручы балаларга мәктәп сумкасы һәм матди ярдәм тапшыру тантанасы районда 25 август көнне булды. Мәгариф хезмәткәрләренең конференциясендә район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, мәртәбәле кунаклар белән, “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” республикакүләм акциясендә катнашып, беренче сыйныфка баручы укучыларга мәктәп сумкалары, уку әсбаплары тапшырды. Авыл җирлекләрендә дә, иганәчеләр ярдәме белән, укучыларга мәктәп сумкалары, уку әсбаплары, спорт киемнәре тапшырылды.
Әлеге акциягә район җитәкчесе Энгель Нәвап улы, беренчеләрдән булып кушылып, 20000 сум күләмендә ярдәм күрсәткән иде. Бүгенге көндә “Мәктәпкә әзерләнергә булыш!” акциясе кысаларында 553553,25 сумлык ярдәм күрсәтелде.
"Үз мәктәбеңә булыш!" акциясе кысаларында исә, район мәктәпләренә 664 350 сумлык ярдәм күрсәтелде. Әле бүген дә район мәктәпләрен тәмамлаучы якташларыбыз, күренекле шәхесләребез туган мәктәпләренә булышлык итүләрен дәвам итәләр.