1 сентябрьдән су, сазлык кошларына, тәлләтәвеч, соры кыр тавыгы һәм күгәрченнәргә төп ау сезоны ачыла. Сезон 15 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Нарат урманы кошлары – көртлек һәм боҗырларга да ау сезоны ачыла, ул 31 декабрьгә чаклы дәвам итәчәк.
Казларны - 27 сентябрьдән 15 ноябрьгә кадәр, бурсыкларны – 1 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр, ондатраларны 1 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр ауларга мөмкин. Соры кыр тавыкларына ау чыгышлары турында белешмә яки таныклыклары булган легавый һәм спаниельләр белән генә рөхсәт ителә.
Аерым көннәрдә ау тыела. Быел бу 2-4 һәм 10 сентябрь.
Бер ау көнендә бер аучыга киекләрне ату нормасы 15 сентябрьгә чаклы билгеләнгән, аннары нормалар гамәлдән чыгарыла. Үрдәк, күгәрчен, вак сазлык киеге, тәлләтәвечләрне – 5, көртлекләрне – 2, боҗырларны – 3 һәм урман тавыкларын 2 данә атарга мөмкин.
20 сентябрьдән 28 февральгә кадәр аучылык хуҗалыкларында куяннар, төлкеләргә эзәрлекләүче этләр (борзая, гончая) белән ау рөхсәт ителәчәк. Әлеге этләрнең чыгышлары турында таныклыклары һәм белешмәләре булганнар 11 октябрьдән 11 гыйнварга чаклы аулый алачак.