Мәктәпләрдә, белем иленә дәшеп, тәүге кыңгырау чыңлады

2018 елның 1 сентябре, шимбә

Районыбыз мәктәпләрендә яңа уку елы башлануын белдереп, беренче кыңгырау чыңлады бүген. Актанышта  быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын 382 бала атлап керде.

Барлык белем бирү оешмаларында да тантаналы линейкаларда район хакимияте вәкилләре, җирлек депутатлары, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашты. Актанышның 2 нче мәктәбендә һәм Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында узучы тантанада район җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария башлыгы урынбасары Айрат Рәшит улы Гәрәев катнашты. Якташларыбыз, бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе Данил Хәбибрахман улы Салихов, “Безнең мирас” журналы баш мөхәррире Лемон Леронович Леронов(Ләбиб Лерон) да укучыларны котладылар, мәктәп еллары белән бәйле истәлекләрен яңарттылар.

Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче беренчеләрнең мәктәп турындагы шигырьләре, өлкән сыйныф укучыларының аларга белем иленә юл күрсәтүләре, бәйрәмгә хөрмәтләп чакырылган ветеран укытучыларның хөрмәтләнүләре, сәләтле балаларның чыгышлары – һәммәсе, шатлык хисләре булып, тәүге кыңгырау чыңына кушылды.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International