15 сентябрьдә Актанышта көзге «Милләтләр кроссы" уздырылачак. Район хуҗалыклары, оешма-предприятиеләр, мәктәпләр командалары, спорт ветераннары һәр елны әлеге ярышта актив катнаша.
“Милләтләр кроссы” 2004 елдан башлап, һәр елны сентябрь аенда үткәрелә. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы массакүләм спорт бәйрәме 15 сентябрьдә 11 сәгатьтә хакимият бинасы каршында башлана.
Рәхим итегез, теркәлү 10.00 – 11.00 сәгатьләрдә.