Табиблар балаларның сәламәтлеген күзәтчелектә тота

2018 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе

Актаныш район хастаханәсендә Актанышның 2 нче мәктәбенең I-VI сыйныф укучыларына табиблар ярдәм күрсәтә. Күңел болгану, косу билгеләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итүче 20 баладан да, анализлар алынып, тикшерү өчен җибәрелгән. Балалар арасында авыр хәлдәге авырулар юк, дүртесенең сәламәтлек торышы уртача авырлыкта, дип хәбәр итә табиблар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International