Ноябрь ае йомгакларына багышланган 24 форма-киңәшмә бүген Аккүз авылы мәдәният йортында гамәлләштерелде. Киңәшмә эшендә идарә белгечләре, хуҗалык рәисләре, авыл башлыклары, КФХ җитәкчеләре, ферма мөдирләре, зоотехниклар, мал табиблары катнашты.
.jpg)
Актаныш районында хуҗалык рәисләре катнашындагы семинарлар дәвам итә. Аның чираттагысы бүген "Чишмә" хуҗалыгында оешты. Хуҗалык бүген нинди сулыш белән яши? Проблемалары бармы? Терлекчелек тармагы көтелгән нәтиҗәләрне бирәме? Хуҗалык кышкы чорга ныклы әзерлек белән кергәнме? Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә гамәлләштерелгән семинар шушы сорауларга ачыклык кертүне алмаксат итеп куйды.
Район укытучыларының һөнәри осталыкта көч сынашулары дәвам итә. Бүген икенче санлы Актаныш һәм Пучы мәктәпләрендә “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең сайлап алу турлары бара. .jpg)
Бәйгедә катнашучылар үз фәннәре буенча ачык дәрес һәм төштән соң ачык дәрестән тыш чара үткәрергә тиеш. Дәресләрнең ФГОС таләпләренә җавап бирүе, укытучының инновацион методлар, технологияләр куллануы, балаларның дәрестә актив катнашуы- барысы да исәпкә алына.
.jpg)
Кызыл уылдык Яңа ел табынының яраткан һәм затлы ризыгы. Тик яхшы һәм тәмле кызыл уылдыкны ничек сайларга дигән сорау тумаган кеше юктыр. Кайсы җитештерүченекенә өстенлек бирергә?
3-6 яшьлек сабыйларның көнгә ике тапкыр кәбестәле ризык(икесе дә төшке ашта!) ашавын ничек аңлатып була?
Бала ашыймы бу ризыкны, әллә түгәләрме? Кем өчен файдалы бу?
Укытучыларның һөнәри осталыгына бәя бирүче “Ел укытучысы-2020” бәйгесенең беренче туры октябрь аенда мәктәпләрдә үткәрелсә, 16 - 24 декабрь көннәрендә Актаныш районының иң оста педагоглары “Муниципаль этап җиңүчесе” титулы өчен көрәшәчәк.
Утырыш белән Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислек итте.
.jpg)
Район мәгариф идарәсе белгечләре белән бүген Чалманарат, .png)
Такталачык мәктәпләре һәм балалар бакчалары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Такталачык коррекцион мәктәп-интернаты ашханәләрендә рейдта булдык..png)
Олимпиада җиңүчеләре һәм призерларын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.
.jpg)
Нәтиҗәдә, Актанышның егерме яшьлек марафонында быел 1 998 000 сумлык ярдәм җыелган. Моннан тыш 528 000 сумлык адреслы ярдәм күрсәтелгән. Чыннан да, Актаныш халкы үзенең игелекле икәнен күрсәтте. Савабы меңе белән үзегезгә әйләнеп кайтсын, мәрхәмәтле райондашлар!
.jpg)