КӨН КАДАГЫНДА: Актаныш муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Бүген, 16 декабрь көнне, Актаныш муниципаль район Советының чираттагы өченче чакырылыш кырык өченче утырышы булып узды.

               

Утырыш белән  Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов рәислек итте.

        

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.Актаныш муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыру

2.Актаныш муниципаль районының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына бюджеты турында

Актаныш муниципаль районында милли проектларны тормышка ашыру мәсьәләсе буенча Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Сираева Лиана Рамиль кызының чыгышы тыңланды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Каюмова Кадрия Рәмзи кызы Актаныш муниципаль районының 2020 елга һәм 2021 һәм 2022 елларның план чорына бюджеты турында чыгыш ясады.

  Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча карарлар чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International